ТР Гидрометцентры хәбәр итүенчә, республикада эш атнасы азагына кадәр эссе һава торышы сакланачак. Нурлатта ниндидер үзгәрешләр көтәргә кирәкми.
Чулпан метестанциясе техник - метрологы Наталья Клявлина хәбәр итүенчә, көндез һава торышы +29...+34 градуска кадәр күтәреләчәк.