Нурлатта тантаналы шартларда районның мәктәп китапханәләренә "Татарстан: бар да фронт, бар да җиңү өчен! 1941-1945" дип аталган китаплар тапшырдылар. Мәктәп директорларына китапны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Минзянова тапшырды.
Китапка Нурлат районының тыл хезмәтчәннәре турында да мәгълүматлар кергән. Нурлат районы башкарма комитеты ңитәкчесе Линар Маняпов әйтүенчә, китап вакытлы нәшер ителгән.