Чаңгычыларның быелгы беренче бәйгесе үтте

2013 елның 26 гыйнвары, шимбә

Аэропорт территориясендәге алдан әзерләп куелган чаңгы трассасында районның 500ләп спорт сөючесе үз көчен сыный алды. Ярышларны райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин ачып җибәрде. Ул җыелучыларны спорт бәйрәме белән котлап, алдагы көннәрдә һәм район, һәм республика күләмендәге ярышларның шактый күп булачагын билгеләп үтте. Аннан күптән түгел генә Зәй шәһәрендә чаңгы спорты буенча узган ярышларда матур чыгыш ясаган Нурлат чаңгычыларын котлады. Нурлат командасы 43 район арасында беренче унлыкка керә алган. Бүгенге ярышларда исә районның мәктәп укучыларыннан тыш, оешма-предприяти вәкилләре дә актив булды. Бигрәк тә Нурлат ЦРБсыннан чаңгы сөючеләр күп килгән иде. Соңыннан җиңүчеләр һәм призерларны медаль-грамоталар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International