Узган атнада эчке эшләр органнары кинология хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. 21 июньдә әлеге системада кинология хезмәте оешуга 111 ел тулды.
Роммия эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлегендә хәзерге вакытта өч кинолог служба уза. Полициянең өлкән лейтенанты Инис Закиров, полициянең өлкән сержанты Рафаэль Гомәров һәм полиция сержанты Рамил Әбделганиев.