Нурлат районында сайлау участокларында ял көннәрендә иртәнге 8.00 дән 20.00 сәгатькәчә эшлиләр

2020 елның 27 июне, шимбә

Бу көннәрдә нурлатлылар РФ  Конституциясенә төзәтмәләр буенча актив тавыш бирәләр. 

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, тавыш бирүчеләр өчен уңайлы булсын өчен, сайлау участоклары иртәнге 8.00дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшлиләр. 

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 1 июльгә кадәр дәвам итә. Үз сайлау участокларыгызда, мобиль автобусларда һәм шатерларда тавыш бирергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International