Бүгенге көн чараларга бай. Беренчедән, 1920 елда ТАССР хөкүмәте оешты, рәсми рәвештә безнең республиканың туган көне булып санала. Нәкъ менә шул көнне һәм шул елны, бар гомерен туган биренә, халкына багышлаган, район тарихында, якташларының күңеоендлә якты эз калдырган Шәриф Сәгыйрь улы Хафизов туган.
Легендар "Дуслык" колхозы рәисен, фронтовик, Социалистик хезмәт героен, СССР Югары Советының VIII чакырылыш депутаты туган көнен район авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хәрмәтләү тантанасында билгеләп үттеләр.