24 июнь көнне Җиңү Парады тәмамланганнан соң, Ватанны саклаучылар хөрмәтенә, тынычлыкка тугрылык билгесе итеп, бөтен ил буенча бер үк вакытта барлык транспорт чаралары - шәхси автомобильләрдән алып җәмәгать һәм эшлекле транспортка, поезд, корабларга кадәр бер минут дәвамында сигнал бирде. Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбе территориясендә узган чарага нурлатлылар да кушылды.