Андреевка авыл җирлегендә санитар-экологик чаралар традицион ике айлык белән генә чикләнми. Мисал өчен, хәзерге вакытта җәмәгать урыннарында чүп үләннәрен чабу бара. Авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова билгеләп узганча, йорт яны территорияләрен авыл халкы, ә урамнардагы үләннәрне чабу белән Николай Колесников шөгыльләнә.