Бикүле авылы халкының көтүен хәзер электр көтүче көтә. Бер айлап инде биредә алдынгы җайланмадан кулланалар.
- Терлек асраучы 40лап хуҗалык үз акчаларына генератор сатып алдылар һәм бергәләп җайланманы урнаштырдылар, - диде Бикүле авыл җирлеге башлыгы Рияз Садыйков.