1 июльдә эшкә чыккан нурлатлыларның хезмәт хакы арта

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Билгеле булганча, 1 июль — Бөтенроссия Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр көне.

1 июль көнне эшләргә мәҗбүр булганнарга хезмәт хакы арттырып түләнеләчәк. Бу хакта Федерация Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Инна Святенкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Хезмәт Кодексы нигезендә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эшләүчеләргә хезмәт хакы кимендә ике тапкыр арттырылып түләнелергә тиеш. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International