Икенче ел рәттән шәһәрнең тарихи өлешендә инфраструктур үсеш дәвам итә, урамнар матурлана. Кооператив урамының бер өлешендә, Совет һәм Мәктәп урамнарында - Карл Маркс урамы чатыннан Кооператив урамына кадәр һәм Чапаев урамына кадәр эшләр "кайный". Әлеге масштаблы эшләр район хисабына башкарыла. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Габрахманов сүзләренчә, әлеге максатларга 7 миллионлап акча бүлеп бирелгән.