Путин эшсезлек буенча минималь пособие күләмен арттырырга кушты

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Россиядә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга арттырачаклар. РФ Президенты Владимир Путинның шул хактагы йөкләмәсе Кремль сайтында дөнья күргән. «2020 елның 1 маеннан эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга 4 500 сумга кадәр арттырырга», — диелә документта. Дәүләт башлыгы йөкләмәләр исемлеген 27 майда хезмәт базарындагы вазгыять уңаеннан үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча раслаган. Ил Президентының пандемия шартларында россиялеләргә ярдәм күрсәтү турындагы законны имзалавы хакында хәбәр ителгән иде инде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International