Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин нурлатлылар өчен мөһим объектта - юл үткәргечтә булды.
Биредә бик зур реконструкция эшләре бара һәм подрядчы йомгаклау этабына тотынган. Аның нечкәлекләре хакында "Мостовик" подряд оешмасы җитәкчесе Рөстәм Вәлиев хәбәр итте.