“Татнефть” Cпартакиадасы Нурлаттан старт алды

2013 елның 20 гыйнвары, якшәмбе

Соңгы елларда нефтьчеләрнең спартакиадасын нәкъ менә Нурлатта һәм өстәл теннисы ярышлары белән башлап җибәрү матур традициягә керде. Спартакиаданы рәсми ачу тантанасында моны зур кунаклар да билгеләп үттеләр. Нефтьче-спортчыларны сезон башлану белән котларга һәм уңышлар етләргә “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов килгән иделәр. Ярышларда исә 34 команда катнашты, аларның өч төркемгә бүлделәр. Иң зур төркем – НГДУлар арасында беренче урынны “Әлмәтнефть” идарәсе яулады. Спартакиада исә ун спорт төре буенча үткәрелә, һәм аңа гомуми нәтиҗә август аенда Әлмәттә, “Татнефть” ААҖ яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталык конкурсында ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International