Нурлат муниципаль районының 4 июньдә узган Иҗтимагый совет утырышында 3 социаль-мөһим мәсьәлә каралды, шул исәптән Нурлат районында кулай тирәлек мохитен булдыру проектын тормышка ашыру.
Иҗтимагый совет әгъзалары "Шашин урамындагы парк" һәм "Кондырча паркы" проектлары тормышка ашу этаплары белән таныштылар.