3 яшьтән 16 яшькәчә балалары булган гаиләләргә билгеләнгән 10 мең сумлык түләүләр исәп-хисап счетларына утырды, дип хәбәр итәләр Пенсия фондының Нурлат районара идарәсендә. Кама аръягы зонасында 5 районны берләштергән идарә буенча әлеге түләүләрне 10 меңнән артык бала алды.
Гаиләләрнең күпчелелеге Пенсия фондына Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза белән мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ана үзенең шәхси кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Гаризаны Пенсия фондына барып биргән очракта нәтиҗәне үзләре мөрәҗәгать иткән Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә шалтыратып белергә мөмкин.
Гаризаны кире кагу турында карар чыгарылган очракта ата-анага бу хакта бер эш көне дәвамында хәбәр ителә. Баланың ата-анасы чит илдә яшәгән, яисә алар башка ил гражданины булган очракта гаризаны канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.
Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сүз гаризаны баланың опекуны бирүе яисә баланың туу турында таныклыгының чит илдә алынуы турында бара.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.