өп законга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча тавыш бирү 1 июльдә узачак. 1 июньдә Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелеге һәм эшче төркем әгъзалары белән киңәшмә уздырды, анда Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасы турындагы мәсьәлә каралды. Дәүләт башлыгы 1 июльне тавыш бирүне үткәрү өчен "туры килә торган көн" буларак каралуын билгеләп үтте. Нәтиҗәдә, Россия Президенты Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне үткәрү датасын билгеләү турындагы указга кул куйды. Covid-19 таралу белән бәйле булган санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, тавыш бирү 1 июльдә узачак. Әлеге указ рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.