Нурлат: үз территорияңә чәчәк утырт һәм конкурста җиңү яула

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Нурлат шәһәренең башкарма комитеты идарәче компанияләр, ТОСлар, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр һәм шәһәр халкы арасында территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча бәйге оештыра.

"Төп максат - халыкны, предприятиеләрне, учреждениеләрне, эшмәкәрләрне шәһәрне  төзекләндерүгә һәм яшелләндерүгә тарту", - Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рузель Гыйләҗев.

Клнкурс 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International