Балаларны яклау көнендә - Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихи музее вирталь конкурска нәтиҗә ясады. Рәсемнәр конкурсы Татарстан АССрның оешуна 100 ел һәм Нурлат районының 90 еллыгына багышланган иде.
Конкурска барлыгы 40 эш кабул ителгән. Алар виртуаль күргәзмәдә урын алган.