Нурлат районыныж 5 авыл җирлеге республика конкурсында җиңү яуладылар

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстанда 173 муниципаль берәмлек грантлар алачак, шуларның 5се Нурлат  районында.

Административ үзәкләр булмаган авыл җирлекләре һәм шәһәр тибындагы поселоклар нигезендә төзелгән шәһәр җирлекләренә 2019 ел өчен грантлар бирүгә чираттагы конкурска йомгак ясалды. Конкурс комиссиясенең бәяләү нәтиҗәләре буенча 173 муниципаль берәмлек (170 авыл җирлеге һәм 3 шәһәр җирлеге) авыл җирлекләренең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү объектларының матди-техник базасын ныгыту, социаль инфраструктура объектларын төзекләндерү һәм торак пунктларны тышкы төзекләндерү өчен акча алачак. Җиңү яулаган  җирлек 1,5 миллион сум күләмендә  акча ала. Конкурста административ үзәкләр булмаган шәһәр тибындагы поселоклар  нигезендә төзелгән шәһәр җирлекләре дә катнаша ала (2 миллион сум). Муниципаль берәмлекләр тарафыннан грант акчалары май ахырына кадәр алынырга тиеш. 8 ел эчендә грант ярдәмен 900 муниципаль берәмлек алды (898 авыл җирлеге һәм 6 шәһәр җирлеге, ТР районнарының административ үзәкләре булмаган шәһәр җирлекләре). Нурлат  районында грантка Әхмәт, Төрнәс, Яңа Иглай, Богдашкино, Яңа Тумба авыл җирлекләре ия булачак. Алар грант акчалары бирү бәйгесендә җиңү яуладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International