Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган мемориалны төзү якташыбыз Рифгать Фәрдиевның хәйрия ярдәмендә башкарылды.
Гадәттәгечә авыл көне бәйрәмнәренең төп иганәчесе булган Зәйдә яшәүче авылдашлары Рифкать Фәрдиев финанс чыгымнарны үз җилкәсенә алган. Анда барлыгы 66 фронтовик һәм 170тән артык тыл ветеранының исемнәре мәңгеләштерелгән.