Хөрмәтле Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы халкы!

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Моннан  йөз елык элек,  27 майда, Россия һәм Татарстаннның сәяси тарихында мөһим этапка әверелгән «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте» турындагы декретка кул куела.

Яңа тарихи шартларда татар халкы дәүләтчелеге тууга башлангыч һәм республика үсешенә этәргеч биргән документ ул. 

Без респубшликабызның бай тарихы һәм мә0дәнияте, көчле икътисади потенциалы горурланабыз. Күпмилләтле халыкның үзара аңлашып яшәве, бердәмлеге һәм хезмәт сөючәнлеге гомер-гомергә Татарстанның төп байлыгы булды һәм шулай булачак та. Бүген Нурлат районы бөтен республика белән бер ритмда яши һзм үсә. Һәм без әлеге матур бәйрәмне икътисади һәм социаль үсеш планын тормышка ашырып, яңа уңышлар һәм казанышлар белән каршы алабыз. Район зур үсеш кичерә: торак йортлар төзелә, яңа социаль объектлар ачыла, парклар, скверлар яңара. ичшиксез боларның барысында да һәр кешенең, һәркайсыбызның өлеше бар! Хезмәт, энергия, сәләт, туган районыбызга мәхәббзтебез ярдәмендә без тагын да югарырак казанышларга ирешә алабыз, дип ышанам. Сезгә нык сәламәтек, бәхет, шатлыклар, уңыш һәм иминлек телим.

А.С.Әхмәтшин Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International