Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат җирле бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Галәветдинова башлангычында "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Без бергә" хәйрия акциясенә кушылды.
Алар ярдәмгә мохтаҗ, шулай ук мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләрдә булып, Рамазан ае тәмамлану белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.