Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза гаете уңаеннан чын күңелемнән котлыйм!
Ураза бәйрәме һәр мөселман кешесе йөрәгендә аерым урын алып тора. Бәйрәмнең борынгы традицияләре кадерләп саклана һәм буыннан-буынга күчерелә. Алар тирән әхлакый мәгънәгә ия, гаделлек, игелек һәм шәфкатьлелек идеалларына нигезләнгән ислам мәдәни һәм рухи мирасының асыл кыйммәтләрен символлаштыра.
Нурлат районында җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту мәсьәләләрендә ислам һәм православие дине вәкилләре арасында мөнәсәбәтләрнең җайга салынган булуы шатландыра. Бу нәтиҗәле хезмәттәшлек үзара игелекле күршелек традицияләрен үстерүдә мөһим шарт булып тора һәм җирлегебез үсешенә уңай йогынты ясый.
Сезгә чын күңелдән бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Аллаһы Тәгалә йөрәкләребезне ышаныч, мәрхәмәт һәм мәхәббәт белән тутырсын!