22 майда Нурлат шәһәре прокуроры Сәйяр Зыятдинов Нурлат район үзәк хастаханәсе коллективы белән очрашты. Очрашу барышында прокурор Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга стимуллаштыручы өстәмәләр мәсьәләсе һәм шәхси саклык средстволары белән тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча кызыксынды.