Нурлат муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агач утыртылды.
Акция "чишмәкәй" балалар бакчасы территориясендә узды. Эшләрдә «Нурлат урманчылыгы» ДКУ һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты.
«Әлеге мәйданчыкта Европа чыршысы үсентеләре утыртылды, – дип сөйләде «Нурлат урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Алексей Батдалов. – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Нурлат районында барлыгы 18 гектар мәйданда истәлекле агачлар утыртылды».