ЮХИДИ хезмәткәрләре Совет урамында җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче кагыйдә бозуларны ачыклау буенча чираттагы операция үткәрделәр. "Чык тамчысы" балалар бакчасы каршындагы җәяүле юлы машина йөртүчеләрдән аеруча игътибар таләп итә. Биредә иртән һәм кичен әти-әниләр балаларын бакчага илтәләр, алып кайталар. Совет урамы шәһәрдә җанлы урамнарның берсе.