Яз - шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларының күпләп кош - корт сатып алу вакыты. Тиешле документларсыз сатып алу авырулар таралуга китерергә мөмкин.
"Кош - корт сатып алырга җыенсагыз, сатучыдан №4 формадагы ветеринар белешмә, яки №1 ветеринар җтаныклык сорарга кирәк", - ди Нурлат районы дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илнур Хәнәфиев.