Республика коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшартуның чираттагы этабына күчә.
Бүген, 18 май көнне, Татарстан яңа типтагы Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле кертелгән чикләүләрне җиңеләйтүнең чираттагы этабына күчә. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын 17 майда республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Нурлаттагы җирлекара китапханә үз ишекләрен иртәгә ачачак.