Бүген – Прокуратура хезмәткәрләре көне

2013 елның 12 гыйнвары, шимбә

2012нче елда Нурлат шәһәре прокуратурасы тарафыннан 1836 закон бозу очрагы ачыкланган, алар буенча 279 протест чыгарылган, судка 701 дәгъва гаризасы (шул исәптән хезмәт хакы буенча 2 миллион 859 мең сум бурычны түләтү турында), 31 дәгъва гаризасы табигатьне саклау өлкәсенә, 231е гражданнарның торакка хокукларын саклауга кагылышлы. Закон бозуны булдырмау буенча 247 представление кертелгән, алар буенча 253 гаепле зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган, прокурор карары буенча 105 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган, прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча 23 җинаять эше кузгатылган (шуларның 16сы балигъ булмаганнарның хокукларын яклауга кагыла), закон бозуны булдырмау турында 75 кисәтү юлланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International