Нурлат районы халкына кәбестә үсентеләре таратачаклар

2020 елның 15 мае, җомга

Авыл халкы түлүсез нигездә республика программасы кысаларында 8 мең төп кәбестә үсентеләре алачак. 
Нурлат районында яшәүчеләр, шулай итеп, 800 килограмм суган, 20 килограмм кишер, 10 килограмм чөгендер орлыгы  утырттылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы буенча, авыл халкына яшелчә культуралары орлыкларын сату программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Программаның асылы - орлыкларны һәм үсентеләрне авыл халкына бушлай бирүдән гыйбарәт, бу - катлаулы икътисадый вәзгыять шартларында авыл кешеләрен үз-үзләрен эш белән тәэмин итәргә һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International