Нурлатта хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр

2020 елның 15 мае, җомга

Халыкара гаилә көне кысаларында Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәгендә районның социаль тармак хезмәткәрләре хезмәт династиясен хөрмәтләделәр. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина 36 ел  районның социаль  тәэмин итү бүлегендә эшләгән Миннинур Фәтхетдин кызы Хөсәинова рәхмәт сүзләре җиткереп Мактау грамотасы тапшырды. 

Чарада Нурлат шәһәренең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Рушания Бикбаева һәм  Эльза Низаметдинова да Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International