Нурлатлылар Җиңү бәйрәмен өйләрендә бәйрәм итсәләр дә, "Үлемсез полк" патриотик акциясеннән читтә калмадылар. Кемдер Бөек Ватан сугышында катнашкан туганының портреты белән өй каршысына чыкты, кемдер үз фатирының тәрәзә каршысына басты. Күп нурлатлылар геройларның фотоларын социаль челтәрләргә урнаштырдылар.