Бүген Нурлатта Бөек Җиңүнең 75 еллыгы көнендә якташ сугыш ветераннары, тыл хезмәчәннәре хөрмәтләнде.
Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин барлык нурлатлылар исеменнән һәйкәлгә венок куйды. Махсус режим сәбәпле бәйрәм чаралары үзенчәлекле форматта уза, әмма 9 Май датасы тантаналылыгын югалмады.