Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле нурлатлылар!
Чын күңелемнән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрик итәм! Әлеге гомумхалык бәйрәме, гомерләрен кызганмыйча, Ватаныбыз азатлыгын каһарманнарча яклаган җиңүчеләрнең данлыклы буыны белән тыгыз бәйләнгән. Безнең районыбыздан гына да сугышка 16 меңгә якын кеше чакырылган, аларның яртысына якыны өйләренә әйләнеп кайтмаган. Тылда калганнар исә соңгы кисәк икмәкләрен дә фронтка озатып, үз-үзләрен аямыйча хезмәт куйганнар. Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре! Әлеге кырыс һәм изге көннәр бездән ераклаша барган саен, кешеләр Бөек Җиңүнең мәгънәсен ачыграк аңлый. Без бүгенге көнне күрә алмаган полкташларыгызның хәтерен яд кылабыз. Тырыш һәм тыныч хезмәтегез, актив тормыш позициягез өчен алдыгызда баш иябез. Барлык ветераннарыбызга да озак елларга җитәрлек сәламәтлек һәм күңел көрлеге, якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәүләрен, ә нурлатлыларга аяз күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы