Анда район башлыгы Наил Шарапов та катнашты. Семинарда Иске Чаллы бүлекчәсендә терлекчелек эшенең яхшы куелганлыгы билгеләп үтелде: бернинди үзгә мөмкинлекләр булмаса да, биредә элеккеге фермаларны яхшы итеп ремонтлаганнар, тиешле шартлар булдырганнар. Тиздән яңа бозаулату бүлеге дә ачарга планлаштыралар икән. “Нурлат сөте” җәмгыятендә терлекчелек эшенең башкаларга үрнәк дәрәҗәсендә алып барылганлыгын район башлыгы да билгеләп үтте. Семинарда шулай ук малларның баш санын киметмәү, ит продукциясе җитештерү һәм башка мәсьәләләр дә каралды. Урыннарда мондый куст семинарлары алга таба да дәвам итәчәк.