Идарә начальнигы, ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов инициативасы буенча узучы бу чара күптән традициягә керде инде һәм быел да нефтьчеләрнең актив катнашында узды. Быел спорт сөючеләр, шашка-шахмат, бильярд, волейбол, мини-футболда үз көчләрен сыный алдылар. Иң беренче көнне шашка-шахмат һәм бильярд ярышлары үтте. Шашка буенча I урынны “Нурлатнефть” НГДУсы рәссамы Олег Павлов яулады. Шахматта исә районда да танылган оста – 3нче ЦДНГ хезмәткәре Михаил Безруковка тиңнәр табылмады. Бильярдта ЦК ППНнан Алексей Абрамов иң остасы булды. НГДУ җитәкчелеге тәкъдиме буенча волейбол һәм мини-футбол ярышларына икенче ел инде шәһәрнең башка предпряитиеләрен дә чакырып киләләр. Быел да мәйданга сервис компанияләре, Нурлаттагы башка-оешма предприятие спортчылары да чыкты. Волейболда беренче урынна “Буровик” командасы алды, мини-футболда “Татнефть-Энергосервис” егетләре җиңүче булдылар. Җиңүчеләр һәм призерларга “Нурлатнефть” НГДУсы җитәкчелеге акчалата призлар әзерләгән иде.