Нурлат районы территриясендә 2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Бу чорда бәла-каза булдырмас өчен аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Гражданнарга ике мең сумнан алып дүрт мең сумга кадәр, вазифаи затларга унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче гражданнарга утыз мең сумнан кырык мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан дүрт йөз мең сумга кадәр күләмдә административ җаваплылык каралган.