Шул көннәрдә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин дүрт җиңүченең хуҗалыкларында булды. «Агростартап» грантына дәгъва кылган 17 кеше арасында 9ы - җиңүче. Шуларның дүртесе -Александр Сандимиров, Алсу Галимова, Леонид Лапшин һәм Николай Толчин үз эшчәнлекләрен Якушкино авыл җирлеге территориясендә алып барачаклар.