Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин чәчү эшләре барышы белән "Сөләйманов Ә.И." крестьян-фермерлык хуҗалыгында танышты.
Бүгенге көндә барлык планлаштырылган мәйданнарның 72 процент мәйданында эшләр тәмамланган. Бу көннәрдә хуҗалык хезмәткәрләре көнбагыш һәм сабан бодаен чәчү белән мәшгульләр.