“Ярдәм янәшә!” хәрәкәте кысаларында, Татарстанда 55 мең гаилә азык-төлек пакетлары алачак. Ике ай эчендә һәр адреска дүрт тапкыр азык-төлек җыелмасы тапшырылачак.
Районда ярдәм алучылар 331 бала - бу бер кешегә исәпләгәндә, гаиләдәге керемнең яшәү минимумыннан ким булган 8 яшьтән зуррак балалар. Азык-төлек җыелмаларын шулай ук тәрбиягә бала алган 66 гаилә, 15 социаль куркыныч хәлдәге гаилә, яшәү минимумыннан кимрәк керем алучы 65 яшьтән өлкән 326 ялгыз яшәүче пенсионеркоронавирус инфекциясе чорында аеруча зур зыян күргән үзмәшгуль һәм шәхси эшмәкәрләрнең 123 баласы алачак.