Нурлат шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Нурлат муниципаль районы  Нурлат шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына  Рузель Хәлилович Гыйләҗев билгеләнде. 

  Рузель Хәлилович  Нурлат шәһәре башкарма комитетында 2015 елдан әйдәп баручы белгеч булып эшли башлый. 2016 елда Нурлат районы башкарма комитетының муниципаль заказлар бүлеге начальнигы , 2019 елның мартында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә. 

Казан социаль һәм гуманитар белем бирү институтын тәмамлаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International