Нурлатлыларны Яңа ел белән район башлыгы Наил Шарапов котлады, бәхет, тынычлык теләде. ТР Дәүләт Советы депутаты, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов та җылы теләкләрен җиткерде. Шунда ук биналар фасадларын иң яхшы яңа ел бихәвенә игълан ителгән конкурсның җиңүчеләрен дә котладылар.