Салым органнары барлык эшмәкәрләргә дә үзләрендә эшләүчеләр исемлеген Россия Федераль салым хезмәтенең “Ачык мәгълүматлар” (“Открытые данные”) яки “Үтәкүренмәле бизнес” (“Прозрачный бизнес”) онлайн - сервисына кереп тикшерергә тәкъдим итә.
Федераль салым хезмәте кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары бердәм реестры (Единый реестр субъектов малого и среднего предпринимательства - ЕРСМСП) операторы булып тора. Ул ачык мәгълүмат базасы. Аның ярдәмендә предприятие яки шәхси эшмәкәрнең кече яки урта эшмәкәрлеккә караганмы – юкмы икәнлеген белергә була. ЕРСМСПга кергәннәргә гамәлдәге законнар нигезендә ташламалар каралган. Юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне ЕРСМСПга кертү һәм аннан алу салым органнарында агымдагы елның беренче июлендә булган мәгълүматлар буенча башкарыла. Шуңа кадәрге бер ел эчендә предприятие яки шәхси эшмәкәрдә эшләүчеләр исемлеге аларны ЕРСМСПга теркәү өчен төп документ булып санала. Юридик затлар, шәхси эшмәкәрләрнең әлеге документны вакытында тапшырмавы аларны ЕРСМСПдан алуга сәбәп була.