Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы теркәлгән.Алты кеше хастаханәгә озатылган, илле тугызы өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза.

7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 58 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе (18 кеше) — 30-50 яшьтә. Казанда — 21, Чаллы шәһәре һәм Әтнә районында — 6шар, Алабуга районында 5 очрак ачыкланган. Әлеге исемлектә шулай ук Әгерҗе, Актаныш, Тукай, Сарман, Балтач, Яшел Үзән, Чүпрәле, Нурлат, Чистай, Теләче, Арча һәм Питрәч районнары да бар.

Бер тәүлек эчендә — өч пациент, эпидемия башланганнан алып 78 кеше терелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International