Цифрлы пропуск алу буенча: 8-800-250-90-33 телефоны һәм covid19.tatarstan.ru сайты эшли.
Килеп туган санэпидемиологик халәттә Татарстанда халыкка ярдәм күрсәтү максатыннан, Республика оешмалары оештырган кайнар линия телефоннары эшли.
Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча гражданнар Татарстан икътисад министрлыгы оештырган ( 843-52) 4-90-90) һәм Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтү фонды оештырган ( 843 - 52) 4-90-90 телефоннары аша кайнар линияләргә мөрәҗәгать итергә мөмкиннәр.
Татарстан Гарантия фонды вәкилләре бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтү, ягъни, гарантия һәм ышанычны тәэмин итү, шулай ук льготалы кредит алу мәсьәләләре буенча сорауларга (84-32) 93-16-94 телефоны аша җавап бирәчәкләр.
Азык-төлек базары, авыл хуҗалыгы техникасының хәрәкәтен оештыру, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклары эшчәнлеге буенча татарстанлылар авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ( 84-32) 21-76-23 телефоны аша кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар.
Контроль-күзәтү оешмалары белән мөгамәләне оештыру буенча эшмәкәрләр өчен “Тикшерелгән бизнес” дип исемләнгән кайнар линия эшли. Телефон 8(800-22) 2-37-22 (РФ буенча бушлай).
Татарстан Сәүдә сәнәгать палатасы белгечләре (843) 238-61-04, 236-06-27, 236-54-15 телефоннары аша консультация бирәчәкләр.