Фомада яћа хоккей тартмачыгы ясадылар

2012 елның 24 декабре, дүшәмбе
Гадђттђ, авыл уртасындагы књлгђ корыштырып куелучы шугалакны бые мђктђп территориясенђ књерергђ ниятлђделђр. Шул максаттан Фома авыл ќирлеге Советы “ЛесСтрой” ќђмгыятеннђн тартмачык љчен тиешле материалларын сатып алды, аны исђ мђктђп укучылары џђм укытучылары бер дигђн итеп корып та куйдылар. Яћа хоккей тартмачыгын 27 декабрьдђ тантаналы тљстђ ачарга планлаштырып торалар икђн. Шул ук кљнне укучылар арасында беренче џоккей матчы да билгелђнгђн. Соћрак, тирђ-књрше авылларны да чакырып Фома авыл ќирлеге башлыгы Кубогына бђйге уздырмакчылар. “Шугалакны кичлђрен яктырту ягын да кайгыртачакбыз, яћа ел бђйрђмнђрендђ шђп ял итњ урыны булыр, дибез. Бњгенге кљндђ нђкъ шул бђйрђмгђ ђзерлђнеп йљрибез: мђдђният йортына чыршы бизђдек, авыл ќирлеге Советы бинасы каршына да бизђячђкбез”, – дип планнарын уртаклашты Фома авыл ќирлеге башлыгы Ирек Шђрђфетдинов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International