Чулпанның яңа мәдәни үзәгендә тәүге районкүләм чара үтте

2012 елның 23 декабре, якшәмбе

Турнирда Нурлат районыннан тыш, Әлки һәм Минзәлә яшь көрәшчеләре дә катнашты. Барлык катнашучыларны да район җитәкчелеге исеменнән райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин сәламләде, спортчыларга уңышлар теләде.

Йөзләгән спортчыны җыйган беренчелектә көрәшчеләр уннан артык үлчәү категориясендлә бил алышты. Малайлар һәм кызлар аерым келәмдә көрәштеләр. Нәтиҗәдә, призлы урыннарның күбесен Нурлат районы көрәшчеләре яулады. Алар барысы да – балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре.  Мисал өчен, ДЮСШ филилаы буларак, Елаур интернат-мәктәбендә әле көрәш белән чын-чынлап ике еллап кына шөгыльләнүче Елаур, Тумба, Торнаяс укучыларының шактый призлы урыннар, шул исәптән берничә чемпион титулы да яулаулары интернат-мәктәптә Расих Сәмигуллин җитәкләгән секциянең нәтиҗәле эшләвен раслады. Шулай ук Чулпан, Түбән Нурлат, Иглай, Нурлат көрәшчеләре дә пьедесталның төрле баскычларына күтәрелә алдылар. Бәйгенең төп оештыручылары – Чулпан авыл җирлеге Советы, Чулпан урта мәктәбе, райбашкарма комитетының яшьләр эшләр һәм спорт бүлеге, ДЮСШ җиңүчеләр һәм призерларга грамота-медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International