Бүген, 26 мартта, район башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә Нурлат район башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышы узды.
Катнашучылар райондагы этникара мөнәсәбәтләр торышы һәм профилактик чаралар хакында сөйләштеләр. "Агымдагы елда милләтара конфликлар теркәлмәде, - диде шәһәр прокуроры ваыйфаларын башкаручы Евгений Сергеев. - Шәһәр прокуратурасы экстремистик темага чакырулар булган сайтларны тикшерде, Шундый 4 сайт ачыкланы. Судка дәгъва гаризалары юлланды".
Полиция начальнигы урынбасары Азат Мәхмүтов районда чит ил гражданнары белән бәйле хәлне бәян итте. Урта Камышлы авыл җирлеге башлыгы Надежда Баймяшкина җирлек территориясендәге милли мөнәсәбәтләр хакында хәбәр итте.