Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин рәислегендә узган террорга каршы комиссия утырышы көн тәртибендә халык күп җыела торган урыннарда террорга каршы саклану буенча кагыйдә бозуларны бетерү, мәгариф объектларын паспортлаштыру һәм башка мәсьәләләр каралды.
Террорга каршы комиссия секретаре Федор Терентьев алдагы протоколның үтәлеше хакында мәгълүмат җиткерде. Халык күп җыела торган урыннарда террорга каршы саклану буенча кагыйдә бозуларны бетерү хакында Нурлат районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Александр Еремеев чыгыш ясады. Мәгариф объектларын паспортлаштыру буенча район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Чәчәк Газизова хәбәр итте. Биредә үк Богдашкино авыл җирлеге башлыгы Алевтина Михайлова авыл җирлегендә терроризмга каршы каршы профилактика эшләре хакында мәгълүмат җиткерде.